Авыл тормышында иң якты бәйрәмнәрнең берсе – сабантуйдыр. Һәркем аны үзенчә хәзерлек белән каршылый. Без бәләкәй чакта ата-аналар алдан ук хәстәрләп ялтырап торган лакланган галуш, өр-яңа күлмәк, ерак Сәмарканддан кайткан чигүле кәләпүш алып куя. Без кичтән үк табада көнбагыш куырып куябыз…
Кемдер гер күтәрергә, кемдер көрәшкә, җитезләре йөгерешкә чыгарга әзерләнә. Кызлар күлмәкләрен җилфердәтеп масая, егет-җилән төрле уеннарда катнашып күкрәк киереп йөри.
Аерым бер төркем – җайдаклар. Атларын хәзерли, ялларын кыскарта, коерыкларын тарый, бәкәлләрен күтәртеп, таш-фәлән кысылмадымы икән диеп мәшәкатьләнә.
Шулай булмыйча ни! Атлар чабышы – сабантуеның таҗы, иң-иң мавыктыргыч бәйгесе. “Ат чаптырсалар кайтып та китәр идек”, – дип әлеге сабантуенда да китеп бара иде бертөркем кешеләр.
Мизгел эчендә өермә тизлегендә шаулап үткән ат чабышы шулай ук җиңел генә килеп чыгамы икән? Шул хакта уйланганнар бик сирәктер, хәлбуки.
Ат – машина түгел ич, газга бастың да, рульне кая бордың, шунда томырылды түгел. Авылдашларым Илһам Миңнеголов тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм – берничә минут томырылып сабантуй мәйданын әйләнеп чыгар өчен ул үзенең уллары Илназ һәм Илнар белән чабыш атларын ел әйләнәсендә тәрбияли, басуда мәйдан ясап көн саен диярлек күнекмәгә чыга! Кышын да, яңгыр-кар астында, кигәвен-чебен ябырылган эссе җәйләрдә дә. Атларның ризык рационы да уйланылган. Җитми торганнары гаилә кассасы хисабына алына. Шуңа да инде бөтен гаиләнең бер команда булып тырышуы бик мөһим, бигрәктә Илһамның тормыш иптәше һәм егетләрнең әниләре – Гөлназның ярдәме, аңлавы, таяныч булуы иң әһәмиятлесе.
Монысы бер булса, чабыш көнне очын-очка ялгый торган мизгелләр дә шактый. Атларны куркытмый гына машиналарга төяү булсынмы, бәйге яланында башка атлардан ымсытмый, ярсытмый гына бушатып, чабыш алдыннан күнекмәләшү кирәк. Ә сабантуй мәйданында көчле музыка, салютлар шарт та шорт килә, кырмыска очсындагы кебек халык уңлы-суллы бәргәләнә, әледән-әле сабыйлар йөгереп чыга!
Чабышка чыкканда җайлы гына китәме, боҗрадан чыкмыйча барамы, уңлы-суллы килбәтсез кулларын болгалап утырган монстр шикелле батут фәләннәрдә өрекмәсме? Чабыштан соң ярсып китмәсме? Боларның барысына да хәстәр күрү алдан кирәк.
Быелгы елда үткән район сабантуе турында бер кәлимә сүз әйтәсем килгән иде. Ат чабышын оештыру хакында. Күп еллар сөенеп йөрим бу якты бәйрәмгә. Һәр елны ни дә булса чыгып тора торган булды. Я булмаса көчле итеп яңгырлар яварга керешә дә, килгән атларны төяп “юаткыч” конверт күтәреп кайтып китәләр чабышчылар. Я булмаса чит җирләрдә килгән кунаклар ни дә булса юк-бар сәбәп табып низаг куптара, кәеф кора.
Әле үтеп киткән сабантуй, гомумән дә, ат чабышлары оештыру буенча яхшы якка ныклап аерылып торды! Ат утары яңартылган, старт урыннары уңайлы. Ветеринария хезмәткәрләре иртә белән казаннар асып ашлар пешергән. Бәйгегә килүчеләрне якты йөзе, елмайган ихлас карашы белән Нурия Идрис кызы Ваһапова каршылый: “Аш ашамыйча китмәгез, яме”, – диеп чын хуҗаларча каршылауга җаннар эреп китә, валлаһи!
Чабыш, тәртип, чабыш атларының нәселе өчен ызгышкан кеше дә булмады.
Мөмкинлектән файдаланып ат чабышы оештыручыларга һәм хосусән бәйгенең хуҗабикәсе Нурия ханым Ваһаповага югары сыйфатлы оештыру, ихластан бәйгечеләрне олылаганы өчен самими рәхмәт әйтәм. Авылдашларым да рәмәтлеребезне җиткер, дигән әманәтларын тапшырам! Киләсе сабантуйларыбызны да шулай ук яңа җинүләр, якты өметләр, фидакарь хезмәт белән каршыларга язсын!
Мөхәммәтгали Хуҗин,
Артавыл авылы.